Татар теленнән тестлар. Тест

 

  Главная      Тесты     Тесты для педагогов - 2020 год, Республика Татарстан

 

 поиск по сайту           правообладателям

 

 

 

 

 

 

 

содержание      ..     57      58      59      60     ..

 

 

 

Татар теленнән тестлар. Тест

 

 

Кайсы рәттә барлык сүзләр дә сонантларга тәмамланалар?

кул, май, җәяү;

бай, эшли, көл;

таң, әнкәй, Галиев;

тормыш, ил, ир.

 

Кайсы сүздә тулы ассимиляция күзәтелә?

унбиш;

төтен;

әнкәй;

ун көн.

 

Татарларда «Яңалиф» графикасы файдаланылган вакыт:

XIX гасыр;

1905-1917 нче еллар;

1927-1939 нчы еллар;

1999 нчы ел.

 

Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу:

орфография;

орфоэпия;

транскрипция;

иероглифлар.

 

Кайсы пар синонимга мисал булмый?

гаилә - семья;

экспорт – читтән товар кертү;

анализ - тикшерү;

синтез - кушу.

 

Кайсы алынманың татарча синонимы дөрес күрсәтелмәгән?

мемуар – истәлек;

анализ – нәтиҗә;

темп - тизлек;

скульптор – сынчы.        

 

Кайсы фразеологизмның мәгънәсе дөрес билгеләнмәгән?

телгә килү -  сөйли  башлау;

телгә килү -  аңга килү;

телгә килү - ызгышу;

телгә килү – уртак фикергә килү.

 

Кайсы фразеологизмның антонимы дөрес билгеләнмәгән?

күз ачып йомганчы – бик акрын;

серкәсе су күтәрми – үпкәләми торган;

саламга ябышу - батырлану;

күзгә төтен җибәрү – дөресен сөйләү.

 

Кайсы төркемдәге сүзләр бер генә морфемадан тора?

терәк, белем;

көндәлек, ташкын;

тавыш, тагарак;

ярык, язма.

 

Тартым алмашлыкларын билгеләгез

минеке, синеке, аныкы;

беркем, бернәрсә, һичкем;

бу, теге, менә;

һәр, бөтен, һәркем.

 

Нинди сүзләр кушымчалау ысулы белән ясала алмый?

сан;

исем;

рәвеш;

 фигыль.        

 

Сүзьясалышы ягыннан кайсы сүз «артык»?

аучы;

утынчы;

җырлачы;

ташчы.

 

Татар телендә ничә сүз төркеме бар?

10;

12;

13;

14.

 

14.Үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз

килә, ашый;

сөйләдем, яздым;

бел,  күр;

сөйли-сөйли.

 

Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә варианты бар?

2;

3;

4;

6.

 

Татар телендә фигыльләрнең ничә үткән заман төре бар?

2;

3;

4;

5.

 

Кайсылары кире шарт фигыльләр ?

килә , ашый;

тели, уйлый;

язсам да, әйтсәм дә;

 алам,язам.

 

Кайсы җөмләдә соң сүзе рәвеш?

Ул миннән соң кайтты;

Ул бик соң кайтты;

Ул кайчан кайтты соң?;

Ул кайттымы соң?

 

 

 

Мәгънәләре  ягыннан алмашлыкларның ничә төре бар?

4;

5;

6;

7.

 

Мөнәсәбәтле сүзләр:

мөстәкыйль сүз төркеме ;

теркәгечләрнең бер төре;

бәйлекләрнең бер төре;

хәбәрлек сүзләрнең бер төре.

 

Баш килешне сораучы бәйлекләрне табыгыз

белән, өчен, кебек;

башка, бирле, соң;

таба, кадәр, чаклы;

бирле, таба, кебек.

 

Кайсылары сәбәп-максат рәвешләре?

анда, ерак;

юкка,юри;

күп,аз;

алдагы өч очрак та дөрес.

 

Кайсы сүзләргә чыгыш килеше кушымчасы ялганган?

китапны., эшне;

күлгә,авылга;

шәһәрдән, урманнан;

кул, дәфтәр.

 

Җөмләнең иярчен кисәкләре:

аергыч, тәмамлык, хәл;

тәмамлык, хәл, аныклагыч;

аергыч, хәл, аныклагыч;

җавапларның берсе дә тулы түгел.

 

Хәлләрнең ничә төре бар?

6;

7;

8

9.

 

Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән ?

чәчкечне (чәчкеч-);

алмагач (алма-);

төшемле (төш-);

эчтеләр (эчтеләр-).

 

Бәлки, тагын, һәм сүзләре-?

бәйлекләр;

ымлыклар;

кисәкчәләр;

теркәгечләр

 

 

Катнаш кушма җөмләләрнең ничә төре бар?

2;

3;

4;

җаваплар дөрес түгел.

 

Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм нәрсә була?

диалог;

монолог;

цитата;

туры сөйләм.

 

Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез.

 

үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге

сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал

ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге

шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак

 

Кайсы  рәттә барлык сүзләр дә яңгырау тартыкларга тәмамланалар?

кул, имән, таҗ;

бай, эшләү, көз;

гараж, әнкәй, Галиев;

карар, бал, бияләй.

 

Кайсы сүздә  ассимиляция  язуда да чагылыш таба?

тәнкыйть;

урманнан;

болыт;

ун  баш.

 

Татарларны кириллица язуына күчергән ел:

1917 нче ел;

1927 нче ел;

1939 нчы ел;

1957 нче ел.

 

Фонетика фәне:

дөрес әйтелеш кагыйдәләрен;

дөрес язылыш кагыйдәләрен;

телнең аваз төзелешен;

авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә.

 

Кайсы пар синоним була алмый?

төлке – хәйләкәр кеше;

кибәк баш – надан;

ишәк – тырыш кеше;

сарык – акылсыз кеше.

 

Кайсы сүздә һ хәрефе языла?

зи...енле

...әбәр

рә...әт

бә...етле

 

 

Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган?

Сәл...мәтлек

 ә

а

я

э

 

 

Кайсы фразеологизмның русча эквиваленты дөрес билгеләнмәгән?

уклау йоткан – аршин проглотил;

җиң сызганып – спустя рукава;

кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет;

 исе дә китми -  и в ус себе не дует.

 

Кайсы сүздә -ен кушымчасы фигыль ясый?

төшенде;

эшенә;

киенә;

игенче.

 

Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә сүз түгел?

йорт куяны, хис итү;

җир җиләге, сабыр итү;

сатлык мал, эчне бушату;

үги ана яфрагы, тәэсир итү.

 

Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар?

ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш)

эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге)

табак (савыт), ут (су), ата (ан

ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш)

 

 

Сүзьясалышы ягыннан кайсы сүз «артык»?

кием;

энем;

бирем;

керем.

 

Кайсы группадагы сүзләрнең берсе дә мөстәкыйль сүз төркемнәренә 

керми?

мөмкин, кеше, ал;

рөхсәт, ризалык, рәхмәт;

кышкы, әлбәттә, тирә-юнь;

ихтимал, нихәл. имеш.

 

Грамматик категорияләре иң күп булган сүз төркеме:

исем;

фигыль;

сыйфат;

рәвеш.

 

Сораулары икедән артык булган килеш:

юнәлеш;

чыгыш;

урын-вакыт;

алда саналганнарның өчесе дә.

 

Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар?

3;

4;

5;

6.

 

Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

2;

3;

5;

6.

 

Саннарның ничә төркемчәсе бар?

4;

5;

6;

җаваплар дөрес түгел.

 

Хәбәр ителә торган фикергә сөйләүченең мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр:

хәбәрлек сүзләр;

ымлыклар;

кисәкчәләр;

модаль сүзләр.

 

Теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр:

бары бәйләүче чара функциясен башкаралар;

икесе дә җөмлә кисәге булып торалар;

теркәгечләр – бәйләүче чара, ә теркәгеч сүзләр җөмлә кисәге булып та каралалар;

алдагы җавапларда хата бар.

Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты якынча ничәнче йөзләрне үз эченә ала?

XII -XIX гасыр;

XII -XX гасыр;

XVII -XIX гасыр;

Х VII гасыр.

 

Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек хәрәкәте кайчан форма­лашып җиткән?

XX гасырда; 

XIX гасырда;

XVIII гасырда.;

ХV гасырда.

 

Г. Исхакыйның " Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә Шәмси һәм Анна мөнәсәбәтләре ни өчен бәрелешә?

дини - милли традицияләр аркасында;

акча җитешмәү аркасында;

мәхәббәт хисләре сүнү аркасында;

балалары аркасында.

 

Ә. Еники кайсы әсәрендә беренче тапкыр (1956) идарә итүче җитәкчеләрне тәнкыйть итә?

"Рәшә" ;   

" Саз чәчәге" ;

“Туган туфрак";

“Бер генә сәгатькә”.

 

Пьесага хас стилистик үзенчәлекләр ( яки сәнгатьчә эшләнеш ):

пейзаж , лирик чигенеш ;

строфа, анафора, эпифора;

ремарка, пауза , реплика, пәрдә, катнашучылар исемлеге;

портрет, сюжет.

 

"Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат   хәзрәт"-, дип Г . Тукай кем турында язган?

И. Хәлфин;

Ш. Мәрҗани;

Х. Фәесханов;

К.Насыйри.

 

Татар әдәбиятында вафат булган кешеләрне мактап, олылап искә алу әсәре.

мәдхия;

мәрсия;

нәсихәт;

бәет .

 

Ф. Кәримнең " Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасында нинди иҗат методы   өстенлек ала?

романтизм;

реализм;

мәгърифәтчелек;

натурализм агымы.

 

Н. Фәттахның тарихи әсәре.

"Мөдир Саҗидә";

"Бала күңеле далада";

"Сызгыра торган уклар";

“Сезнеңчә ничек?”.

 

Әхлак , гаилә мәсьәләләрен сурәтләгән драма әсәрләре:

"Рәйхан", "Зифа", "Әниләр һәм бәбиләр";

"Җыр дәвам итә" , "Гөлҗамал";

"Ир-егетләр", " Шәҗәрә;

" Илгизәр плюс Вера","Идегәй".

 

" Кубрат хан" романында төркиләрнең нинди дәүләтләре сурәтләнгән?

б. э. к. V -1V гасырлардагы Төрки каганат;

Бөек Болгар дәүләте;

Идел буе Болгар дәүләте;.

Болгар дәүләте.

 

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты ничәнче елларны үз эченә ала?

1939-1943;

1941-1945;

1942-1945;

1940-1945.

 

Заһир Бигиевның “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романындагы төп    

геройлар:

Муса ,  Зөләйха;

Гази, Таҗи;

Хәят, Лиза;

Галиябану, Хәлил.

 

 

Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендә төп герой

Хәлил;

Шәмсетдин;

Муса Салихов;

Исмәгыйль

 

 

Заһир Бигивның “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” әсәре.

роман;

повесть;

шигырь;

хикәя.

 

 

Муса Җәлил 1935 нче елларда нәрсә белән шөгыльләнә?

Мәскәү татар опера театры өчен кадрлар әзерләү студиясендә
бүлек мөдире булып эшли.

Тулысынча иҗат эше белән шөгыльләнә.

Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре була;

“Каз канаты”исемле пьесасын яза.

 

М. Җәлилнең 30 нчы елларда иҗат иткән әсәрләре:

"Вәхшәт", "Бүреләр", "Чәчәкләр";

"Партизан хатыны", "Кыр казы";

Хат ташучы", "Алтынчәч", "Җиһан";

“Кызыл ромашка”, "Ант".

 

М. Җәлил "Алтынчәч" либреттосында нинди сюжетны куллана?

"Җик Мәргән"сюжеты;

 хәзерге чорны тасвирлый;

20 гасыр революцияләрен тасвирлый;

1921 елны  тасвирлый.

 

Ф.Кәрим кем ул?

шагыйрь, драматург,  прозаик;

шагыйрь, публицист, артист;

шагыйрь, драматург, прозаик, укытучы, балалар язучысы;

бик күп романнар авторы.

 

Ф.Кәримнең 1936-1939 нчы еллар иҗаты нинди иҗат дип атала?

тоткынлык иҗаты;

сугыш чоры иҗаты;

беренче чор иҗаты;

сугышка кадәрге иҗаты.

 

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

поэма;

хикәя;

повесть;

роман.

 

 Фәлсәфи-психологик алымны башлап җибәрүче язучы

М. Җәлил;

И. Гази;

Ә. Еники,

Н.Фәттах.

 

"Разведчик язмалары"әсәрен кем язган?

И. Гази;

Ф.Кәрим;

Ә. Еники;

З.Бигиев.

"Разведчик язмалары"әсәрендә

тыл;

сугышның алгы сызыгы;

сугышның үзәк өлеше сурәтләнгән;

шәһәр тормышы.

 

Ә. Еники иҗат иткән хикәяләр

"Ялгыз каз", "Ана белән кыз", "Бала";

"Алар өчәү иде", "Малай белән эт", "Якташ";

"Ак төннәр", "Газинур", "Алтын йолдыз;

“ Без- кырык беренче ел балалары”, “Ут чәчәге”.

 

Сугышның беренче көннәрендә кемнәрнең драма әсәрләре барлыкка
килә?

Т.Гыйззәт "Изге амәнәт", "Ташкыннар";

Н. Исәнбәт "Хуҗа Насреддин", Т. Гыйззәт "Башмагым";

М.Әмир "Миңлекамал", Р. Ишморатның "Кайту";

Р.Зәйнуллин “Үлеп яратты”, “Әрем исе”.

 

Дошман тылындагы көрәшне сурәтләгән драма әсәре

Т. Гыйззәт "Изге амәнәт", "Төнге сигнал";

М. Әмир "Миңлекамал";

Н. Исәнбәт "Гөлҗиһан",

К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”.

 

Ф. Кәримнең драма әсәре

"Шакир Шигаев";

"Үлем уены";

"Разведчик язмалары";

“Банкрот”.

 

"Көчлелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан..."  - дигән юллар язылган шигырьнең авторы

Ф. Кәрим;

А. Алиш;

М. Җәлил,

Г.Афзал..

 

Ватан сугышы елларында фронт газеталарында эшләгән язучылар

X. Туфан, Г. Ибраһимов;

Г. Кутуй, Ә. Фәйзи;

Н. Фәттах, Ш. Галиев;

Г.Исхакый, Н.Фәттах.

 

 

“Милли моңнар ” шигыренең авторы кем?

Һади Такташ;

Хәсән Туфан;

Габдулла Тукай;

Муса Җәлил.

 

Галиәсгар Камал кем ул?

шагыйрь;

язучы;

драматург;

хикәяче.

 

“Бүләк өчен” комедиясенең авторы кем?
Г.Камал;
М.Фәйзи;
К.Тинчурин;

Х.Вахит.

 

Г.Камал кайда туган?
Казанда;
Мәскәүдә;
Арчада;

Башкортстанда.

 

Казанда татар телендә ачык спектакль кайчан куела?

1906 елның 22 декабрендә;
1905 елның 22 декабрендә;
1900 елның көзендә;

1907 елның 20 декабрендә.

 

“Хәят” повестенең авторы кем?
Ф.Әмирхан;
Г.Камал;

З. Бигиев;

Ф.Хөсни.

 

“Хәят” повестендә Хәятнең дус кызы кем?
 Анна Васильевна;
Лиза;
 Галиябану;

Зөләйха.

 

Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә Салих нинди кеше дип уйлыйсыз?

бай;

ярлы;

эшсез;

белемсез.

 

Мирхәйдәр Фәйзи кем ул?
драматург;

язучы;

шагыйрь;

юмор остасы.

 

“Галиябану” драмасының авторы кем?

К.Тинчурин;

М.Фәйзи;

Г.Камал;

Т.Миңнуллин.

 

Г.Ибраһимовның  “Казакъ кызы” романында Сарсымбайның кызы

Карлыгач;

Лиза;

Зөләйха;

Рәхилә.

 

“ Сүнгән йолдызлар” драмасының авторы кем?

Г.Камал,

К.Тинчурин;

М.Фәйзи;

Х.Вахит.

 

К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәр кем белән кала?

Исмәгыйль;

Надир;

вафат була;

әбисе белән.

 

К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында Исмәгыйль нинди төш   күрә?

бай булуын;

йолдызлар сүнүен;

сугыш башлануын;

дуслары белән очрашуны.

 

Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында лирик герой өчен яшьлек

кыска;

озын;

билгесез;

матур.

 

С.Хәким шигырен табыгыз?

“Башка берни дә кирәкми”;

“Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”;

“Кошчык”;

“Агыла да болыт агыла”.

 

”Әйтелмәгән васыять” әсәренең авторы кем?

Әмирхан Еники;

Туфан Миңнуллин;

Хәй Вахит;

Ш.Галиев.

 

”Беренче мәхәббәт” драмасының авторы кем?

Хәй Вахит;

Кәрим Тинчурин;

Туфан Миңнуллин;

М.Гыйләҗев.

 

 

Анна Васильевна кайсы әсәр герое?

“Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә”;

“Ул әле өйләнмәгән иде”;

“Галиябану”;

“Беренче мәхәббәт”.

 

Г. Ибраһимовның туган авылы?

Солтанморат авылы;

Мостафа авылы;

Кырлай авылы;

Кибәхуҗа авылы.

 

 

 

 

 

 

 

содержание      ..     57      58      59      60     ..